24 May 2022
Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне чын күңелдән шатлыклы да, дулкынландыргыч та, бераз моңсу да Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз! Бүгеннән сез балачак белән хушлашып, зур тормыш юлына аяк басасыз. Нинди генә үрләргә ирешсәгез дә, мәктәбегезне, укытучыларыгызны онытмагыз!
Сезгә тормыш юлында очраган сынауларны җиңәрлек ихтыяр көче, ныклы сәламәтлек, дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшыруыгызны телибез. Мәктәптә алган белемнәрегез һәрберегезгә үз юлын табарга ярдәм итсен! Ак юллар сезгә!
Comments: