Питрау җитте - җәй үтте

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Питрау җитте - җәй үтте

Питрау җитте - җәй үтте

12 июль – керәшеннәрнең җәйге бәйрәме, Питрау көне. Җәйнең кыл уртасы дигән сүз. Борынгылар питрау җитте – җәй үтте, дип тә әйтәләр. Әлеге бәйрәм җәй көненең чиге дип билгеләнгән. Халык аны печән өсте, урак өсте, көз башы дип каршылаган.

Шулай ук Питраудан соң кошлар да сайравыннан туктый. Чыннан да, игътибар итеп карагыз әле, бу көнне нәкъ көндезге 12дә кошлар тынып кала. Үсемлекләр дөньясында да үзгәрешләр башлана. Питрауга кадәр җыеп киптерелгән дару үләннәре, чәчәкләр бик шифалы булып санала. Бүгеннән соң аларның шифасы бетә дигән ышану йөри. Мунча себеркесен дә бу көнгә кадәр әзерләсән, яхшы саклана.

Питрауда көн аяз булса - ел яхшы килә; әгәр күке кычкыраудан туктаса, кыш иртә килә дигән сынамышлар яши. Әйдәгез тикшереп карыйк әле! Бу көнгә булган ышанулар табигатьнең алга таба торышында нинди үзгәрешләргә китерер икән?

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...