«Пиквик хезмәте» почтальоннар дөньясына дәшә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Пиквик хезмәте» почтальоннар дөньясына дәшә!

«Пиквик хезмәте» почтальоннар дөньясына дәшә!

Гаҗәеп матур һәм уңайлы Пиквик шәһәрендә тормыш үз җае белән бара. Биредә яшәүчеләр эшлиләр, укыйлар, ял итәләр һәм дуслары белән очрашалар. Әлбәттә, теләсә кайсы шәһәрдәге кебек үк, Пиквикта да почта бар. Аның хезмәткәрләре көн саен бик җаваплы эш башкаралар - хатлар һәм посылкаларны ияләренә тапшыралар. Шәһәрдә почта эше белән иң яхшы дүрт дус шөгыльләнә. Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк!

пиквик.png

Җәнлек-почтальоннар командасының лидеры булып, гүзәл диңгез керпесе - Сюки тора. Ул бик җаваплы, игътибарлы һәм һәрвакыт дусларына ярдәмгә килергә әзер. Сюки, гадәттә, көймәдә хәрәкәт итә.

Аксель - үзенең күтәренеке энергиясе белән аерылып торучы зәңгәр янут. Ул йөк машинасы бик җиңелдән идарә итә.

Җирән мәче Хейзелга исә шаянлык һәм юмор хисе хас, шулай да, ул - бик эшлекле. Хейзел вертолетта очарга ярата.

Тибор - шәмәхә төстәге бегемот. Ул бик көчле, җаваплы һәм еш кына барысына да тонуста булырга ярдәм итә. Тибор исә поездда йөри.

Көн саен әлеге хат ташучы дуслар командасы хатны иясенә илтеп җиткерү өчен чын маҗараларга юлыга!

«ШАЯН ТВ» каналында шәп премьера! Без сезне «Пиквик хезмәте» мультсериалын карарга, маҗаралар дөньясына дәшәбез!

Дүрт почтальон дус нинди кызыклы хәлләргә очрар? Дүшәмбедән-җомгага кадәр 12:00 һәм 20:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...