Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

КАЛИФОРНИЯ ШӘҺӘРЕН ЧҮЛ ҮЛӘНЕ КАПЛАГАН

Калифорниянең Викторвилл шәһәрендә коточкыч вакыйга булган. Иртән торгач, шәһәр урамнары һәм йортларга керү юллары чүл үләне дип аталган үсемлекләргә күмелгән.

Бу үсемлекләр кибеп беткәннән соң, шар формасына әйләнүе һәм җил искәндә орлык чәчүләре белән билгеле.

Үсемлекләр шәһәргә ерак булмаган чүлдән көчле җил белән очып килгән һәм йөздән артык йортны блоклаган. Йорт тирәләрен чистарту өчен коткаручылар җибәрергә туры килгән.

Җирле халык сүзләренчә, әлеге үсемлек көч җил вакытында ел саен шәһәргә керә, әмма бу бер тапкыр моның кадәр зур масштабта таралганы булмаган.

 

АФРИКА ИКЕ ӨЛЕШКӘ АЕРЫЛА

Җирнең барлык континентлары да даими хәрәкәттә: алар әле бер зур континентка җыелалар, әле өлешләргә бүленәләр. Ләкин бу шулкадәр акрын бара ки, кешелек дөньясы бу хәрәкәтне сизми дә диярлек. Ләкин кайвакыт мондый процесслар игътибарны үзләренә җәлеп итәргә мәҗбүр итә.

Кенияның башкаласы Найроби тирәсендә җирдә зур ярылу барлыкка килгән. Тирәнлеге 15 метрга кадәр җитеп, берничә километрга сузылган әлеге хәл җирле халыкны куркытып, берничә автомобиль юлына зыян китергән.

Белгечләр фикеренчә, моңа кадәр бу урын вулкан көле белән тулган булган, ул акрынлап яңгырлар белән юылган. Бу һәлакәт Африканы ике континентка аерырга мөмкин дигән фикерләр бар. Берничә дистә миллион елдан соң Эфиопия, Сомали, Кения һәм Танзания территориясе төп материктан аерылачак.

   

ЯНУТНЫҢ КҮЗЕНӘ ОПЕРАЦИЯ

Узган ел Иркутск зообакчасында шатлыклы вакыйга була. Дөньяга кечкенә янут туа. Аңа Марта дип исем кушалар. Ләкин берничә атнадан зообакча хезмәткәрләре җәнлекнең начар күрүен сизә башлыйлар. Марта әйләнә-тирәдәге предметларга бәрелеп йөри, ә соңыннан бөтенләй күрми башлый.

Янутка җирле клиникада операция ясарга ризалашалар. Янутның күзләренең төзелеше кешенекеннән аерылып торуы табибларда кыенлык тудыра.

Шулай да, Марта операцияне яхшы кичерә. Табиблар аны саклык белән генә наркоздан чыгаралар. Хәзер исә Марта менә дигән итеп күрә! Иркутск күз табибларының алтын куллары ярдәмендә, Марта бәхетле тормышка кайта!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...