Бүген без елның иң озын көнен яшәячәкбез, аның артыннан иң кыска төн киләчәк. 21 июньдә, «җәйге кояш торышы көне» дип аталучы астрономик вакыйга көтелә. Ел дәвамында кояш горизонт өстендә төрле ераклыкка күтәрелә. Бүген ул астрономия энциклопедиясендә «эклиптика ноктасы» дип аталган иң югары ноктага җитәчәк. Ул иң озын көн булып санала һәм 17 сәгать 18 минут дәвам итә. Белгечләр фикеренчә, кояш чыгу вакыты 4 сәгать 41 минутта башлана. Ул көндезге 13 сәгать 18 минутҡа чаклы калкып, ә кичен 21 сәгать 5 минутта гына байый башлаячак.
Бу астрономик вакыйга, кояш торгынлыгы вакытында кояшның чыгу һәм бату нокталары хәрәкәт итүдән туктый. Шул вакыттан җәй әле көч җыя гына башлауга карамастан, кояш инде көзгә таба борыла. 22 июньнән башлап, көннәр кыскара һәм безне кышка якынайта башлый.
Астрологлар 21 июньдә кояш энергиясе арта һәм кешегә йогынты ясый, дип раслый. Алар фикеренчә, бүгенге көн бик уңай булырга охшаган. Яңа эшләрне башларга уңай вакыт. Шулай ук теләкләр кабул була дип тә санала. Җәйге озын көннәр белән хозурланып калыйк, ШАЯНнар!
Comments: