1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне!

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне!
1990 елдан башлап уздырыла торган әлеге күркәм бәйрәмнең максаты: өлкәннәребезгә карата хөрмәт хисләре уяту, игътибарны арттыру. Статистик мәгълүматларга карасак, 2050 елга 60 яшьтән өлкәннәр саны ике миллиардка җитәчәк. Хәзерге көндә исә, бу сан – 900 миллион.
Хөрмәтле өлкәннәребезнең һәр көне шатлыкка күмелеп үтсен иде. Рәхәт тормышта, яшь буынның уңышларына сөенеп, киләчәкнең якты булачагына ышанып, тыныч күңел белән яшәсеннәр иде. Без аларны бәйрәм көннәрендә генә түгел, ә гел зурларга, хөрмәтләргә тиеш. Бәйрәм белән, абый-апалар, әби-бабайлар! Сезгә нык сәламәтлек, матур көннәр, бәхетле тормыш телибез! Рәхмәт сезгә барысы өчен дә!

Өлкәннәргә Алла ярдәм бирсен,
Аларгадыр бөтен авырлык.
Өлкәннәргә йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.

Картаям дип һич тә кайгырмагыз,
Өлкәннәрдә акыл,сабырлык.
Киңәш,ярдәм кирәк чаклар була,
Әле дә сез бар үрнәк алырлык!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...