Укучылар мәдәният сагында!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Укучылар мәдәният сагында!

Укучылар мәдәният сагында!

1 октябрь көнне Казаныбыз янәдән мәдәни башкалага әйләнде. Борынгы, ләкин мәңге яшь шәһәр үзәгендә урнашкан цирк бинасына ике меңгә якын укучы мәдәният турында сөйләшү өчен җыелды.

Быел безнең республика уникаль мәдәни мәгариф проектны тормышка ашыру буенча пилот төбәкләр исемлегенә кертелде. Әлеге проект укучыларны, мәдәният оешмалары һәм мәдәният турындагы мәгълүмати ресурслар белән таныштырып, мәдәни мохиткә җәлеп итү максатыннан эшләнә. Проект Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы, мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тормышка ашырыла. Шулай ук аның ярдәмендә балалар өстәмә гуманитар белем алачак, креатив фикерләү сәләтен үстерәчәк. Әйтергә кирәк, проектта катнашу ирекле, бу аның төп шарты булып тора.

Бүген укучылар өчен, тантаналы ачылышка кадәр, бик зур мәдәни программа оештырылды. Сәхнә арты тормышы, репетицияләр, музей-китапханәләр белән танышу балаларның тормышка карашларын, мәдәни кыйммәтләрен, әхлак кагыйдәләрен белүне тагын да арттырачак.

Ә Казанның яңартылган цирк бинасы исә, берсенән-берсе күңелле цирк һәм концерт номерларыннан, укучыларның күтәренке кәефеннән, көчле алкышлардан гөрләп торды. Ачылыш тантанасы башланганчы, укучылар өчен бик күп күңел ачу чаралары эшләде. Балаларның яраткан “ШАЯН ТВ” каналы зонасы беркемне дә битараф калдырмады. Фокусчыны кем генә яратмый икән? Ә безнең Шаян, Биби, Мырау һәм Робот эт белән истәлеккә фото ясау өчен, чын мәгънәсендә, зур чират җыелды. Алай гына да түгел, зәңгәр экраннар аша яхшы таныш укучылар концертны да алып барды. “Телевидение-радиода диктор эшли, концертны конферансье алып бара, ә цирк тамашасын алып баручы кем була соң?”, дип чарага килгән укучыларның мәдәни сүзлек запасын да баеттылар. “Циркны алып баручы шпрехшталмейстер була”, дип чараны дәвам итте каналыбыздагы “Бергәләп өйрәник” тапшыруы алып баручысы Иван Остроумов. Барлык милләтләрне берләштерә торган Сабантуй күренешен дә яшь тамашачылар көчле алкышларга күмде. Иң яшь катнашучыларның берсе – “ШАЯН ТВ” каналы йолдызы Шамил Саврилов җыр башкарганда, Шаян белән Биби дә кушылып биеде.

Нәрсә соң ул мәдәният, соравына да җавап тапты балалар. Ул – кеше эшчәнлегенең киләчәк буыннарга тапшырыла торган чаралар һәм алымнар җыелмасы. Дөрестән дә, мәдәният ул җыр-бию, күңел ачу, матур бизәкле киемнәрдән чыгыш ясау гына түгел. Ул – халыкның бай мирасы, безнең гореф-гадәтләр, традицияләр, әби-бабайлардан калган күркәм йолалар. Әлеге проект та шушы бай хәзинәне киләчәк буынга тапшыруны күздә тота да инде. Ул өч блокта тормышка ашырылачак. «Культпоход» – мәдәният оешмалары белән якыннан танышу, «Мәдәни клуб» – мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән аралашу, иҗади күнекмәләрне үстерү, «Цифрлы мәдәният» – мәгълүмати ресурслар аша мәдәният һәм сәнгать әсәрләре белән танышу.

Республикабызның мондый проектларны тормышка ашыруда беренчеләрдән булуы бик куанычлы. Яшь буынга мәдәни белем туплау өчен бу зур мөмкинлек. Бүген мәдәни мәгариф проектына старт бирелде! Укучылар тагын да күбрәк музей-театрларга, китапханәләргә йөреп, иҗат әһелләре белән якыннан аралашып, эстетик тәрбия һәм белем алыр. Ә яхшы укыган укучы, яхшы итеп ял да итә. Шуны онытмагыз, дуслар! Мондый мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...