13 май - тузганаклар көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

13 май - тузганаклар көне!

13 май - тузганаклар көне!

Май аенда бөтен бакчалар һәм болыннар сап-сары тузганак чәчәгенә күмелә. Әлеге «кояш чәчкәләре»н яратмаган, аларга карап сокланмаган кеше юктыр! Бүген – тузганак чәчәге көне икән!

Шул уңайдан тузганак турында кызыклы фактлар белән танышып китик:

1. Тузганак һәр көнне иртәнге сәгать биштә ачыла һәм көндезге өчтә ябыла.

2. Алар болытлы көнне яки дымлы һавада йомылалар. Чынлыкта исә, аларның серкәләрен дымнан саклау өчен яшел касәсенә сары чәчәкләрне яшерә.

3. Бөтендөнья сугышы вакытында немецлар тузганак тамырларыннан эчемлек ясап эчкән. Аның тәме белән кофега охшаган.

4. Италиядә рестораннарда әлеге чәчәктән төрле ризыклар пешерәләр һәм кибетләрдә дә әлеге «сары кояшлар» белән сату итәләр.

5. Тузганакның орлыклары 100 км очып барырга сәләтле.

6. АКШның Огайо штатында май аеның беренче шимбәсендә тузганаклар көнең бәйрәм итәләр. Бу көнне кешеләр үзләрен тузганаклар белән бизиләр һәм әлеге чәчәкләрдән әзерләнгән ризыклар белән сыйланалар.

7. Кавказда — куе кызыл, Тянь-Шанда аксыл шәмәхә төстәге тузганаклар үсә.

8. Тузганак — бик файдалы үсемлек, ул тимер, фосфор, калий, инулин, А һәм С витаминнарына, шулай ук аксым кушылмаларына бай.

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...