Абдуллиннар Балтач төбәгенә өч ел элек Башкортстаннан күченеп кайткан. Җәмилә үзе Төрекмәнстанда туган. Туксанынчы елларда Башкортстан егете Илдарга кияүгә чыккан. “Балтачка кайтуның ике сәбәбе бар. Биредәге халыкның 80 проценты – татарлар. Бу инде – балаларга туган телдә аралашып үсәргә мохит бар дигән сүз. Икенчесе – безгә мондагы климат килешә, – дип сөйли Җәмилә. – Балаларыбызга татар исемнәре бирдек, аларны милли җанлы итеп тәрбиялисе килде. Башкортстанда урысча укыдылар. Туган телне саклау өчен тарихи Ватаныбызга кайтырга булдык. Ярак Чурмадан йорт сатып алдык. Удмурт авылы булса да, монда күп кеше татарча сөйләшә. Балаларыбыз Шубандагы татар мәктәбендә белем ала. Берничә ел эчендә балалар әдәби телдә сөйләшә башлады. Монда күченеп кайтканга бер дә үкенмибез. Балалар бер-берсе белән татарча гына аралаша”.
“Китапханәдән китап төяп кайтабыз”
Җәмилә әйтүенчә, Башкортстанда яшәгәндә, татар китаплары таба алмыйча интеккәннәр. Татарча журналлар яздыру гына телне өйрәнергә ярдәм итмәгән. Ә Балтачта Абдуллиннар күрше-тирәдәге китапханәләрдәге барлык китапларны укып бетергән. Китапханәчеләре шулай ди. Хәзер район үзәгенә йөри башлаганнар. Иске китапларны төяп алып кайтып, шуны берничә ай буе рәхәтләнеп укыйлар икән. Моның өчен китапханә җитәкчесе Резеда апаларына рәхмәт әйтәләр. Җәмиләнең бер теләге дә бар – китапханәләрдә инглиз, төрек телендәге китаплар да булсын иде. Кечкенә Абдуллиннар татарча шигырь, нәфис сүз, әдәбият фәне буенча узган бәйгеләрдә катнашып, урыннар яулыйлар икән.
Җәмилә белгечлеге буенча – татар һәм урыс телләре укытучысы. Инглизчәгә ул мәктәптә өйрәнгән. “Безне ике ел буе Америкадан килгән волонтер укытты. Район мәктәпләрендә шундый яшь белгечләр эшләсен иде. Алар кагыйдә ятлату белән генә мавыкмый. Телне уен, хәрәкәтләр аша өйрәтәләр. Сикерә торган укытучыны мин беренче тапкыр шунда күрдем. Бу бер дә начар түгел. Укытучыга бала белән бер телдә сөйләшә белергә кирәк. Югыйсә нәтиҗәсе булмаячак”, – ди ул.
Аларның дүрт баласы мәктәптә укый. Рөстәмгә – 14, Рәйсәгә – 13, Гүзәлгә – 11, Ләйсәнгә исә – 9 яшь. Барысы да инглизчә иркен сөйләшә. Арада инглиз теле бәйгеләрендә җиңү яулаучылар да бар. “Алар белән көн буе инглизчә генә аралашабыз. Аңламасалар, хәрәкәт аша күрсәтәм. Табынны да инглизчә сүзләр белән корабыз. Бакчада яшелчәләр утыртканда да кирәге чыга. Гаҗәп, бөтенесен дә бик тиз истә калдыралар. Аңламаган сүзләрне сүзлектән табабыз”, – ди.
– Кечерәкләренең башы буталып бетмиме? Аларның бит әле башта татарча өйрәнәселәре дә бар.
– Кечерәкләр бакчага йөрми. Мин аларны үзем тәрбиялим. Алар да инглизчәне аңлый, тик әле сөйләшә алмыйлар. Буталмый, чит телне кечкенәдән өйрәтү бик отышлы, – ди сигез бала анасы. Җәмиләдән инглиз теленнән булышуын сораучылар арткан. Репетитор булырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Әкчага шөгыльләнергә вакыты юк. Әмма берәүне дә кире бормый.
Татар-инглиз гаиләсендә урысчага урын бармы? “Ирем Илдар, балалар урысчаны белмичә калалар бит, дип борчылган иде. Урыс телен рәхәтләнеп 3-4 ай эчендә өйрәнергә була, дип аңлаттым. Күп итеп китаплар алып кайттым. Бик тиз өйрәнәләр”, – ди үзе дүрт тел белгән Җәмилә ханым.
Өйдә телевизор юк
Булган ул, тик Абдуллиннар аны балалары идәндә мүкәли башлагач, абзарга чыгарып куйган. Үзләре диванда ятып, телевизор карап, балаларга, карамагыз, дип әйтә алмыйлар бит. Балаларның телефоннары да юк. Үзегез эшли башлагач, җаныгыз теләгәнне алырсыз, дигәннәр. Дөрес, баланың төрле чагы була. Без нигә ким яки артык дип сорамагыз, кеше сүзе белән үсмәгез, үз фикерегез булсын, дип өйрәтәләр. Өйдә интернет бар, әти-әниләр кирәкле мәгълүматны үзләре табып бирә. Яз җиткәч, Абдуллиннарның бакча тормышы башлана. Һәр бала үз яшелчәсен үстерә. Түтәлен ясаудан башлап уңышын җыйганчы бар мәшәкать аларның өстендә.
Тәрбия орлыкларын әнә шулай утырталар бу гаиләдә. “Бүген тәрбияне дә, белем бирүне дә мәктәпкә генә аударырга ярамый. Биш яшьтә инде без балаларга Әлифбаны өйрәтәбез. Мәктәпкә укырга-язарга өйрәтеп кертәбез. Ә аңа кадәр иртә була, – ди Җәмилә. – Чит телләр түгел, туган телебезне өйрәтү – горурлык. Телен белгән, милләте турында уйлаган бала тормышта да югалмаячак”.
(«Ватаным Татарстан» /№ 22, 15.02.2019/)
Comments: