Җәйне җиләк ашап каршы алабыз, җиләк ашап озатабыз. Рәхәт тә соң! Хәзер ел фасылы безне иң файдалы җиләкләрнең берсе – кура җиләге белән сыйлый! Үзе витаминнарга бай, үзе баллы, үзе сусыл, үзе салкын тиеп авырганда – менә дигән дару да әле!
Кура җиләгеннән нәрсә генә ясамыйлар! Ләкин иң яратып ашый торганы, мөгаен, кайнатмадыр. Бүген исә сез аның белән тагын да тәмлебрәк чәй эчә аласыз, чөнки 16 август – кура җиләге кайнатмасы көне. Әлеге датаны юкка гына сайламаганнар, Рәсәйдә бу Малинник дип аталган һәм шушы җиләккә багышланган булган. Борынгыдан ук аны файдалы үзенчәлекләре өчен яратканнар, сәламәтлекне ныгыту, күз авыруларын дәвалау, теш чистарту өчен кулланганнар.
Россия – кура җиләге үстерү буенча иң алдынгы ил. 1893 елда Женевада ясалма юл белән шәмәхә җиләк булдыралар. Аның кара, сары төслеләре дә бар. Карасын АКШта үстерәләр һәм ул иң файдалы дип санала. Барлыгы 200дән артык төре билгеле.
Җиләкнең төшләре 22 % майдан тора, шуңа күрә аны косметологиядә кулланалар. Бер җиләктә уртача 100-120 төш булырга мөмкин. Кызык өчен санап карагыз әле!
Башка җиләкләрне яшел вакытта өзеп алсаң, күпмедер вакыттан соң алар өлгерә. Ә менә кура җиләгенә бу сыйфат хас түгел, аны иртә өзсәң, ул яшел булып кала, кызармый.
Comments: