ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Дөньяда маймылларның бик күп төрләре бар, аларның кайберләре кешесыман буларак танылган. Маймыллар барысы да бер-берсеннән шактый аерылалар, ләкин аларның уртак сыйфатлары да бар. Мәсәлән, приматлар башка хайваннарныкына караганда, югары интеллектлары белән гаять кызыклы. Аларның күбесе билгеле бер ишарәләрне яки гамәлләрне истә калдырырга гына түгел, хәтта укырга да сәләтле.

* Маймылларның күп төрләренең үз аваз телләре бар, шулар ярдәмендә бу хайваннар үз ишләре белән аралашалар.

* Дөньядагы иң зур маймыллар булып, гориллалар санала. Җилкәләренең киң булуы аркасында, аларның озынлыгы кайчакта 2 метрга кадәр җитә.

* Элек җирдә якынча 6000 төр маймыл исәпләнгән, әмма безнең заманга аларның 160ы гына сакланып калган.

* Кайбер кешесыман маймыллар хезмәт коралларын - очланган таяклар, ауга йөрергә ярдәм итә торган әсбаплар ясый беләләр.

000.jpg

* Һиндстанда, дөньяның теләсә кайсы башка иленә караганда, маймыллар күбрәк яши.

* Кешесыман маймылларны гадәти маймыллардан, беренче чиратта, койрыклары булмау аерып тора.

* Маймылның авызын ачуы - аның йокларга теләвен түгел, ә ачулы булуын һәм атакага әзер булуын аңлата.

* Маймыллар салкын тиеп авырмыйлар.

* Әлеге хайваннарның гомер озынлыгы 10 елдан 60 елга кадәр тәшкил итә.

* Маймыллар үзләренең тышкы кыяфәтләренә күп вакыт сарыф итәләр.

* Бу җан ияләре бары тик җылы якларда гына яшиләр.

* Маймыллар кешегә җиңел ияләшәләр һәм хәтта өй эшләрен дә башкара алалар.

* Никадәр сәер булып тоелмасын, маймылларның күп төрләре банан ашамый.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...