Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы узды.
Биредә төрле газет-журналлар, радио-телевидение вәкилләре бер мәйданчыкта җыелып, журналистиканың бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышып, уңышлары турында сөйләп, тәҗрибә уртаклаштылар. Чарада министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, Татарстандагы федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, типографияләр, нәшрият җитәкчеләре, республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары катнашты. Утырыш Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Әхмәт улы Сәфәров катнашында үтте.
Милли китапханәнең фойе өлешендә «ШАЯН ТВ» каналы да кунаклар өчен үзенең презентациясен тәкъдим итте. Каналның танылган алып баручылары интерактив форматта кунакларга «ШАЯН ТВ»ның эшчәнлеге һәм казанышлары турында сөйләде, заманча флешмоб бүләк итте. Төп персонажларыбыз Шаян белән Биби исә яхшы кәеф тараттылар, фотога төшәргә дә онытмадылар.
Каналыбызның популяр алып баручылары массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралаштылар һәм интервью бирделәр. Яшь кенә булуларына карамастан, балаларның тәҗрибәле журналистлардан калышмаулары безнең өчен зур горурлык!
Comments: