Тәмле бәйрәм - коймак көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тәмле бәйрәм - коймак көне!

Тәмле бәйрәм - коймак көне!

Бүген тәмле бәйрәм – барыбызның да яраткан ризыгы коймак көне икән бит, дуслар! Ә бу, димәк, коймак пешереп якыннарыңны сыйлау өчен менә дигән сәбәп!

Легендага ышансак, 1445 елда, Англиянең Олни шәһәрендә, пост вакыты булуга карамастан, чиркәүдә хезмәт итүче бер хатын-кыз коймак пешерергә тотына. Кисәк яңгыраган кыңгырау чыңы аны сискәндереп җибәрә. Хатын моны бер билге дип кабул итә һәм табасын күтәргән килеш чиркәүгә гөнаһларыннан арынырга йөгерә. Йөгергәндә коймагын табасында әйләндерә-әйләндерә барган, ди.

Әлеге шаян вакыйга шул дәрҗәдә популярга әйләнә ки, хәтта матур традиция әверелә. Бәйрәм аларда бүген дә популяр. Бәйрәм көнне коймак күтәреп йөгереп йөререгә кирәк икән!

Лондонда исә коймак салынган табаларны тотып бүгенге көндә балалар да ярыша. Конкурс шартлары буенча, табадагы коймакны йөгереп барганда булдыра алганча күбрәк сикертеп әйләндерергә кирәк. Ә бәйгегә старт иртәнге 11 сәгатьтә бирелә. Бәйрәмдә гади халык кына түгел, парламент вәкилләре дә катнаша. Тагын бер сәер вә кызыклы факт: конкурста “катнаша торган” коймаклар таралмасын өчен аларга ат койрыгы салып пешерү очраклары билгеле.

Ә татарлар коймак көнен уздырып тормый. Аның каравы, коймакны бик яратып пешерәләр! Бәйрәм уңаеннан, без дә сезгә җиңел һәм тәмле коймак пешерү рецепты тәкъдим итәбез.

* 0,5 л сөт;

* 2 йомырка;

* 1 аш кашыгы шикәр комы;

* 2 аш кашыгы сыек май;

* он;

* бер чеметем тоз һәм 2 грамм сода.

Башта йомырканы шикәр комы һәм тоз салып күпертәбез, аннары сыек май салып болгатабыз. Сөт салабыз, кабат болгатабыз.

Коймакны кыздыра башлар алдыннан табаны кыздырабыз, аннан, майлап, пешерә башлыйбыз.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...