Бер көндә 2 концерт!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Бер көндә 2 концерт!

Бер көндә 2 концерт!

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә узды! Бер көндә 2 концерт гөрләде!

«Сәйлән» телевизион фестивале җиңүчеләре тамашачылар күңелен яуларга өлгергән, балалар өчен уникаль җырларны яңгыраттылар. Иң актив балаларга исә «ШАЯН ТВ» каналы шәп бүләкләр өләште.

Шулай ук килгән кунаклар һәм башкалабызның мәктәп-гимназия укучылары өчен «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналының төп персонажлары – Шаян һәм Мияу белән фотога төшү дә оештырылды. Алар, гадәттәгечә, нәниләргә күтәренке рух бүләк иттеләр!

Концерт җыр-биюләр, җанлы аралашу, шаяру-көлүләр белән үрелеп барды. Тамашачылар талантлы балаларның күңелле музыкаль чыгышларыннан яхшы кәеф алдылар!

Искәртеп узабыз, чара Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелә.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...