Премьера!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Премьера!

Премьера!

«ШАЯН ТВ» каналында премьера! Динозаврлар заманында ниләр булганын беләсегез киләме? Алайса, ял көннәрен безнең белән үткәрегез!

Мультсериалның төп герое Эрни үзенең сеңлесе Джулия һәм дусты Макс белән сәер йомырка сыман җайланма уйлап табалар. Әлеге уенчык чын вакыт машинасы булып чыга, һәм балалар тарихи гигантлар - динозаврлар заманына күчәләр! Бәхеткә, корабльдән кечкенә сәяхәтчеләр чыккан вакытта, янәшәдә генә җаваплы әни-динозавр була, ул геройларны үз балалары кебек ярата. Югыйсә, Эрни гаиләсенә бу куркыныч заманда бик җиңел булмас иде, чөнки биредә һәр зат сине ашарга гына тора. Дино-әни яклавы астында геройлар кораб-йомырканы ничек төзәтергә һәм үз вакыт агышына ничек кайтырга икәнен уйларга тиеш булалар!

«Дино-әни» мультсериалын шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 14:00 һәм 22:00 сәгатьләрдә «ШАЯН ТВ» каналында карагыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...