«Балачак җыры» концерты

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балачак җыры» концерты

«Балачак җыры» концерты

Бүген «ШАЯН ТВ» каналының «Балачак җыры» концерты «Чулпан» мәдәният үзәгендә үтте! Әлеге чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән һәм «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары оешмасы белән берлектә үткәрелде. Бирегә Казан шәһәренең мәктәп укучылары чакырылды. Концертта «Сәйлән» фестивале җиңүчеләре «Балачак җыры» бәйгесендә җиңгән шат җырларны яңгыраттылар. Мөхтәрәм кунаклардан «Россельхозбанк»ның Татарстан бүлекчәсе директоры, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Мәрхәмәт-Милосердие» Дәүләт Советы хатын–кыз депутатлары берләшмәсе әгъзасы Ләлә Ринат кызы Кудерметова да бар иде. ШАЯН ТВ» каналының геройлары да нәни тамашачыларны сөендерде. Алар балалар белән уйнадылар, көлделәр, чын бәйрәм кәефе бүләк иттеләр!

Онытылмаслык, бик күңелле булды әлеге бәйрәм! Ә, иң мөһиме, ул тамашачыларыбызга ошады! Алар һәр чыгышны яратып, кайнар алкышларга күмделәр!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...