26 June 2020
Җәй - бакчада кызу эш вакыты. Ә сез, балалар, бакчада әти-әниләрегезгә булышасызмы? Әгәр булышасыз икән, сезне «Нәни бакчачы - 2» фотобәйгесе катнашырга чакырабыз!
Бәйгегә 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Катнашу өчен баланың бакчада эшләгән вакытта төшкән фотосын сайтта «предложить участника» дип яки [email protected] почтасына «Нәни бакчачы» фотобәйгесенә» дип язып җибәрүегез сорала.
Баланың исем-фамилиясен, кайдан икәнен дә язарга онытмагыз. Җиңүчеләрне 27нче июль көнне билгелибез. Тавыш бирү санына карап 5 һәм редакция сайлаган 5 җиңүче булачак.
Аларга дипломнар һәм бүләкләр биреләчәк. Уңышлар сезгә!
Тулырак: http://chelny-rt.ru/contest/nni-bakchachy-2
Comments: