«Көмеш кыңгырау» тәкъдим итә: балалар белән уеннар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Көмеш кыңгырау» тәкъдим итә: балалар белән уеннар!

«Көмеш кыңгырау» тәкъдим итә: балалар белән уеннар!
Менә бу уеннарны бәлки беләсездер дә. Искә төшереп алыйк әле. 
 
«Көлке мичкәсе» 
 
Дусларыгызның берсе нинди дә булса сүз уйлый. Икенче берәү сорау бирә. Сорауга уйлаган сүз белән җавап бирергә кирәк. 
Мәсәлән: 
– Син чанада таудан төшеп киләсең. Кинәт каршыңда зур гына нарат күреп алдың. Бөтен кеше ишетерлек итеп нәрсә дип кычкырачаксың? 
– Помидор! 
 
«Көлмәскә!» 
 
Берегез авызына су каба, икенчегез аны төрлечә көлдерергә тырыша: мәзәкләр сөйли, маймыллана. Кем озаграк көлми тора – шул җиңүче! 
 
«Габдулла» 
 
«Син уртада, без кырыйда, 
Әйләнәбез, Габдулла. 
Син нишләсәң, ни кылансаң, 
Шуны эшләргә була». 
Уртадагы бала ни эшли, калганнар шуны кабатлый. Кабатлый алмаучыга җәза бирелә. 
 
«Песием» 
 
Бер бала икенчесенең кулын сыйпый: «Песием, песием... перес!» Перес дигәндә сыйпаудан туктап сугып ала. Теге бала тиз генә кулын тартып алырга тиеш. 
 
«Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә». 
 
Ак, кара, әйе, юк сүзләрен кулланмыйча, алып бирүченең сорауларына җавап бирергә. 

«Очты, очты...» 
 
Балалар түгәрәкләнеп баса. Алып баручы «Очты, очты, каргалара очты, очты, очты өстәлләр очты...» дип оча һәм очмый торган әйберләрне чиратлаштырып әйтә бара. Оча торган булса, кулны күтәрергә кирәк, очмый торган булса, күтәрмәскә. Ялгышкан бала уеннан чыга.
                  
Тагын да күбрәк уеннар белән сез «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы сайтында таныша аласыз.  chelny-rt.ru 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...