27 April 2023
«ШАЯН ТВ» каналы бүген Әгерҗе районының Тирсә урта мәктәбендә, «Көмеш каләм» фестивалендә кунакта булып кайтты! Бирегә районның иҗат сөюче иң сәләтле балалары җыелды.
20 ел эчендә фестиваль йөзләгән мәктәп укучысын иҗатка җәлеп итте, күп кенә балаларга журналистика кебек катлаулы һәм кызыклы өлкәгә юл ачты. Бу фестивальдә чыныгу алган балалар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары, иҗади эшлеклеләр дә байтак.
«ШАЯН ТВ» каналы әлеге чарада балалар белән якыннан аралашты һәм укучыларны бәйрәм белән котлады. Әле алай гына да түгел, очрашуга тамашачыларның дусты Шаян да килде. Ул балалар белән фотога төште һәм шәп бүләкләр өләште.
Comments: