Кышның беренче көне белән!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Кышның беренче көне белән!

Кышның беренче көне белән!

Дуслар, сезне барыгызны да кышның беренче көне белән! Бу елның соңгы, ә кышның беренче ае - декабрь дә башланды. Халыкта «Декабрь елны тәмамлый, кышны башлый», дигән әйтем бар.

Кыш салкын, буранлы ел фасылы булса да, барчабызның күңелләрендә ул бары тик җылы хәтирәләр, матур мизгелләр белән генә саклана. Кышның салкын, рәхәт һавасы, сихри табигате, агачлардагы бәс, тәрәзәләрдә ясалган матур бизәкләр беркемне дә битараф калдырмый. Бу мизгелләрне һәрбер кеше дә: кечесе дә, олысы да түземсезлек белән көтеп ала. Кышларыгыз җылы һәм могҗизаларга бай булсын!

кыш3.jpg

* Беренче декабрь нинди булса, кыш шундый килер.

* Кышның беренче көнендә һава торышы ничә кат үзгәрсә, кыш та шундый үзгәрүчән булыр.

* Беренче декабрь көнне аяз булса, яз иртә килер.

* Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.

* Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

* Декабрьдә кызылтүшләр очып килсә, кыш салкын булачак.

* Карсыз декабрь - коры яз билгесе.

* Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.

* Декабрь җилле икән, март җылы була.

* Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.

* Әгәр куяннарның туннары ап-ак булмыйча, таплы булса, кыш җылы килә.

* Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...