Шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы?

Шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы?

      Дуслар, шакмаклы карбыз ашаганыгыз бармы сезнең? Андый булмый, дисезме? Була шул, Япония фермерлары карбызны шакмаклы махсус пыяла савытка салып үстерә. Башта алар моны җиңел генә күтәреп йөрү һәм саклау өчен шулай эшләгән. Хәзер андый карбызлары икеләтә кыйммәт бәягә саталар. 

         Бүген карбыз көне. Шул уңайдан сезнең игътибарга берничә кызыклы факт!
      Кыргый карбызлар Көньяк Африкада барлыкка килгән. Аларны җиләк-җимеш дип тә, яшелчә дип тә атыйлар. Орлыктан үскән баллы җимеш, яшелчә буларак, кабаклар семьялыгына карый. 
       Оклахомада дәүләт яшелчәсе дип саналган карбызда  6% шикәр, 92% су бар, шуңа күрә җәйге эсседә сусауны басарга ярдәм итә. Бик күп витаминнарга бай булганлыктан, безнең организмны начар инфекцияләрдән дә саклый. 
        Карбызны җитештерә торган иң зур ил булып Кытай санала, аннан Төркия калыша. 1200дән артык сорты булган карбызның хәтта кабыгында да файдалы элементлар бар. Ләкин без аны ашамыйбыз, ә Кытайда аны чи килеш, пешереп яки кыздырып, хәтта маринадлап та ашыйлар. Аның сары, ак төслесе дә була. Ә дөньядагы иң зур карбыз 2013 елда үстерелә.  121.93 кг карбыз Гиннеслар китабына да кертелгән. 



Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...