Карбыз көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Карбыз көне!

Карбыз көне!

Җәйнең иң тәмле чоры – карбыз өлгергән чор, дуслар! Бүген әле карбыз көне дә билгеләп үтелә икән!

Хәзерге вакытта дөньяның 96 илендә карбызның 1200дән артык төре үстерелә. Галимнәр фикеренчә, аның туган ягы булып Көньяк Африка санала. Х гасырда ул кытайлар арасында да тарала һәм бик кадерле сыйга әйләнә. Бүгенге көндә дә Кытай карбыз үстерү буенча беренче урында тора. Аннан зур аерма белән Төркия, Иран, Египет, Америка илләре, Россия һәм Үзбәкстан бара.

Карбызда 90% артык су бар. Ул А, В һәм С витаминнарының чыганагы булып тора.Сусауны басуы өстенә, карбыз калориясез ризык та.

Бу көнне туйганчы карбыз ашый торган көн дип кабул итәргә кирәк. Хәзер инде карбыз белән берәүне дә шаккатырып булмый. Күп кеше аны үз бакчасында да үстерә.

Әлеге көнне, әлбәттә, табигать кочагында ял итеп һәм бик күп карбыз ашап үткәрик әле, дуслар! Файдалы да, тәмле дә әлеге ризыкны ашап, җәебезне тагын да ямьлерәк итик!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...