Җиһанда җәйнең соңгы ае – август!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Җиһанда җәйнең соңгы ае – август!

Җиһанда җәйнең соңгы ае – август!

Җәйнең төпчек кызы – августка да аяк бастык! Юкка гына борынгылар: «Августта төшкә кадәр - җәй, төштән соң - көз», - дип әйтмиләр. Ни дисәң дә, җәйнең ахырга таба барганы үзен сиздерә башлады. Әйдәгез әле, дуслар, август аена булган сынамышларга күз салып, көзнең, кышның ничек киләсен чамалап карыйк!

* Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр.

* Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

* Томан озак таралмый торса - аяз көнгә.

* Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.

* Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.

* Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.

* Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.

* Җылы, яңгырлы август - гөмбә уңышына.

* Имән чикләвеге күп булса, җылы кышка, мул уңышка.

* Кырмыскалар күчләрен зурайтсалар- иртә һәм суык кышка.

* Йолдызлар аз булса - яңгырга.

* Августта су суыныр, урак кызар.

* Очучы үрмәкүчләр күбәйсә, уңыш аз булыр.

* Ябалак кычкырса - суыкка.

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...