7 November 2024
Бик күпләребез түземсезлек белән көтеп ала торган мизгел. Кар яуды бит, дуслар! Беренче карга күңел сабыйларча сөенә, үзенә күрә бер саф, ихлас хисләр кичерә. Тиздән бар җиһанның аклыкка чумасын, ап-ак карны шыгырдатып урамнан үтәсен, яшел чырышларны бизәп Яңа елны каршылыйсын искәртә ул беренче кар.
Озын, кара көздән соң җир өсте сафланып, чистарынып, пакьләнеп калган кебек тоела. Җылы көннәрне, шулай итеп, сагынып сөйләргә генә кала. Кыш бабай күбрәк карны ноябрь ахырларында яудыра башлар дип көтәбез. Халык сынамышларына ышансаң, беренче кар яуганнан соң 40 көн үтүгә җирдә кар ятачак, чын кыш киләчәк. Шуңа да игътибар итәргә кирәк, әгәр кар бөртекләре вак булса һәм бер-берсеннән ерак төшсә, салкыннар көтәргә кирәк.
Юктан да бәхет табып, кечкенә генә шатлыклы мизгелләрне дә могҗизага тиңләп, сөенеп яшик, дуслар! Җылырак киенеп йөрергә тырышыйк, сәламәтлегебезне кайгыртыйк, якыннарыбыз белән булыйк.
Фото: Яндекс
Comments: