6 November 2024
Бүген Татарстанда зур бәйрәм! Нәкъ менә бу көнне, 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Республикасының Конституциясе кабул ителә. Күпмилләтле республикабыз шушы төп законга таянып гомер итә.
Бүген Татарстаныбыз – Россия составындагы иң алдынгы республикаларның берсе! Без аның тарихы, мәдәни һәм рухи сәнгате белән горурланабыз. Шуңа күрә Конституция көне Татарстан өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып тора.
Кадерле милләттәшләр, барыгызны да Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән тәбрик итәбез! Сезгә саулык-сәламәтлек, киләчәк көннәргә ышаныч һәм уңышлар телибез!
Comments: