And here is and holidays!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

And here is and holidays!

And here is and holidays!

30 октябрьдән Татарстан һәм Казан мәктәп укучыларының көзге каникуллары башланды. Рәхәт тә инде: дәрес әзерлисе юк, иртә тормасаң да була! Ләкин ялларны кызыклы һәм файдалы уздыруыгызны телибез, дуслар! Куркынычсыз итү өчен дә берничә киңәш бирәсебез килә.

Беренчедән, караңгы хәзер тиз төшә, урамга эңгер-меңгердә ялгыз гына чыкмаска тырышыгыз. Кичке сәгать 10нан соң әти-әниегездән башка бөтенләй урамга чыкмагыз. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары даими рәвештә тикшереп тора. Бигрәк тә каникуллар вакытында бу мәсьәләгә игътибар көчәячәк.

Икенчедән, өс киемендә яктылык чагылдыра торган элементлар булсын! Шушы гади генә әйбер дә зур фаҗигадән саклап калырга мөмкин! Гомумән, юл йөрү кагыйдәләре турында онытмагыз!

Өченчедән, көндез өйгә кайтканда да, туры юл дип, гаражлар арасыннан, кеше йөрми торган аулак урыннардан үтмәгез! Су буйларында, урманнарда уйнарга ярамый!

Дүртенчедән, өйдә ялгызыгыз гына калырга туры килсә дә, ут, газ, су җиһазлары белән сак кулланыгыз! Таныш булмаган кешеләргә ишек ачмагыз! Әти-әнинең сүзен тыңларга кирәк!

Бишенчедән, режимны саклау һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару комачау итмәс! Һава торышына карап киенегез, саф һавада йөрергә тырышыгыз! Каникулларда да китап уку гадәтен саклагыз! Сәгатьләр буе телевизор һәм компьютер янында утырмагыз!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...