Һәрвакыт булсын дуслык!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Һәрвакыт булсын дуслык!

Һәрвакыт булсын дуслык!

Бүген Казанда VI төрки яшьләр фестивале төгәлләнде. Быелгы чарада төрле төрки оешмалардан барлыгы 55 кеше катнашты.

Фестиваль «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан ТРның Яшьләр эшләре министрлыгы һәм Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән оештырыла. 20-27 сентябрь көннәрендә Казанда узган әлеге фестивальнең максатлары – Россиянең төрле төбәкләрендә, ерак һәм якын көнчыгыш илләрендә яшәүче төрки яшьләрне берләштерү, эшлекле һәм мәдәни элемтәне ныгыту, яшьләр сәясәте, фәне, мәдәнияте һәм мәгарифе буенча тәҗрибә уртаклашу, төбәкләрдәге төрки оешмаларның проблемаларын хәл итү. Фестиваль барышында төрле очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экскурсияләр, яшьләрнең төрле проект һәм программаларын тәкъдир итү оештырылды. Әлбәттә, «ШАЯН ТВ» каналы да мондый чаралардан читтә калмый. Безнең эшчәнлек тә фестиваль катнашучылары арасында зур кызыксыну уятты. Мондый файдалы чаралар, очрашулар беркайчан да нәтиҗәсез булмый! Һәркайсыбыз милләтенең алдагы көне өчен борчыла! Ә яшьләр, нинди милләттән булуына карамастан, дус яшәсә, тәҗрибә уртаклашып, бер-берсенә ярдәм итеп торса, киләчәгебезнең якты булачагына шик юк!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...