Татар телен саклыйлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Татар телен саклыйлар!

Татар телен саклыйлар!
Сәлам, бүген сезне татар телебезне саклап калырга тырышучы бер төркем белән таныштырасыбыз килә.

«Гыйлем» — татар телендә фән, белем һәм мәгърифәт тарата торган проект. Ул актуаль һәм хакыйкый фәнне популярлаштыра, төрле фән өлкәләренә караган белемне татар телендә яктырта, белем бирү сыйфатын күтәрү өчен тиешле шартлар тудыра.

Проектны «Гыйлем» берләшмәсе һәм Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты алып бара.

Татар телендә фәнни-популяр ресурс әзерләү идеясе соңгы елларда еш яңгыратылды. Бу юнәлештә эшли башлаган кайбер интернет-чаралар да әзерләнгән иде. «Гыйлем» берләшмәсе исә Актанышта урнашкан Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында оешкан һәм хәзерге вакытта үскәннән үсә, дөньяның төрле төбәкләренә кадәр барып җитә.

«Гыйлем» ул — йөзләгән фәнни-популяр мәкаләләр, видеоматериаллар, инфографика, XKCD һәм ZenPencils комикслары һәм китаплар, галимнәрне, аспирантларны һәм студентларны җитди темалар турында татарча сөйләштерүче лекторий һәм һәркемне елмайта торган бренд продукциясе.

Әлеге төркем ярым фәнни идеяләр, шарлатаннар уйлап чыгарган ялган теорияләр чәчәк аткан заманда чынбарлыкка туры килә торган мәгълүматның кадере арта. Без абруйлы чыганакларга нигезләнгән, белгечләр тарафыннан тикшерелгән язмалар гына урнаштырырга омтыла.

Ә иң мөхиме әлеге проект тарафыннан әзерләнгән һәрбер язма татар милләтенә файда китерә, материаллары саф татар телендә. 

Сайтылары: http://giylem.tatar
http://giylem.pro

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...