Ш.Галиев премиясе лауреатлары билгеле!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Ш.Галиев премиясе лауреатлары билгеле!

Ш.Галиев премиясе лауреатлары билгеле!

    16нчы сентябрь көнне Чаллының Үзәк китапханәсендә 2019 елда «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән авторларга әдәби-иҗтимагый премия тапшырылды.
    Тантанада Татарстанның язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучылар һәм шагыйрьләр Рәшит Бәшәр, Айгөл Әхмәтгалиева, Зимфира Исламова, Сирень Якупова, Флера Мәрданова, Лилия Фәттахова, Рәкит Әбдельмәнов һәм премиянең хәйриячесе Римма Идиятуллина бар иде.
       Шәүкәт Галиев исемендәге премия быел беренче тапкыр тапшырылды. Әлеге премиягә 2019 ел дәвамында «Көмеш кыңгырау» газетасы белән актив хезмәттәшлек иткән бер өлкән автор һәм кызыклы, әдәби яктан камил шигырь, хикәяләре газетада дөнья күргән дүрт укучы бала лаек дип табылды.
      Ул лауреатлар - язучы Рәшит Бәшәр,Чаллының 41нче мәктәп укучысы Роза Әмирова, Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбеннән Әдилә Мингарипова белән Инсаф Гатауллин һәм Мамадыш районы Кече Кирмән авылыннан Әмир Фәрхуллин.

Тулырак: http://chelny-rt.ru/news/il-yaalyklary/challyda-shkt-galiev-isemendge-dbi-itimagyy-premiyane-tapshyr...

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...