18 September 2020
Дуслар, шатлыклы хәбәребез бар! Каналыбызның «Бергәләп өйрәник» тапшыруы Россиянең телевизион «ТЭФИ-KIDS 2020» милли премиясенең финалына чыкты. Ул балалар өчен әзерләнгән иң яхшы тапшырулар өчен бирелә. «Бергәләп өйрәник» тапшыруы режиссеры – Гөлназ Газизҗанова: «Бу – безнең команданың җиңүе! Барыбызны да котлыйм!», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.
Comments: