«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Киви 100 ел элек кенә барлыкка килгән яңа җимеш. Узган гасыр башында Яңа Зеландия кешесенә Кытайдан посылка итеп Кытай крыжовнигы орлыкларын җибәрәләр. Посылка алган кеше бу үсемлек белән тәҗрибәләр ясый. Нәтиҗәдә үсемлек 100 г һәм аннан да артык җимешләр бирә башлый.

Ә киви дигән исемне җимешкә Яңа Зеландия кешеләре биргән. Ул тышкы күренеше белән шундагы канатсыз, соры төстәге очмый торган кошка охшаган икән.

Витамин һәм минералларга бай җимеш турында сез белгән-белмәгән фактларны бергә тупладык.

* Кивида С витамины бик күп. Көнгә уртача зурлыктагы бер киви ашау организмны тәүлек буена аскорбин кислотасы белән баетырга сәләтле. Ул бик көчле антиоксидант булып санала, коллаген бүлеп чыгарыга ярдәм итә һәм иммунитетны ныгыта.

киви2.jpg

* Әлеге җимеш клетчаткаларга бай. Шуңа да аш кайнату системасын җайга салырга сәләтле. Составында антинидин дигән матдә булу аксымны эшкәртергә булыша.

* Анда А, В витаминнары, шулай ук калий, магний кебек минераль тозлар да бар. Бу витаминнар кеше организмындагы холестеринны киметүгә, йөрәк мускулын, иммун системасын ныгытуга булышлык итә.

* Тикшеренүләр күрсәткәнчә, киви калкансыман бизгә, фигурага уңай йогынты ясый. Моннан тыш йөрәккә һәм кан тамырларына, аш кайнату системасына, эндокрен системага да файдасы зур.

* Тән тирегез, чәчләрегез, тырнакларыгыз матур булсын дисәгез дә, киви ашарга тырышыгыз.

* Яшь калырга теләүчеләр өчен дә киви ашау файдага гына булачак. Аның составындагы А һәм Е витаминнары тире, чәч, тырнакларга матурлык өсти. Ә калий кан басымын нормада тотарга ярдәм итә, тромблар барлыкка килүдән саклый.

* Диета тотучылар да бу җимешне курыкмыйча куллана ала.

Киви сатып алганда аның тышына игътибар итегез:

- ул җыерчыкларсыз булырга тиеш. Бик каты һәм йомшак та булмасын.
- кивига бармак белән басканнан соң бармак җимешкә батып керә икән, аны алмау хәерле. Чөнки бу очракта аның черегән булуы ихтимал.

- 1,5-2 ай да яхшы хәлдә торачак. Әмма бик каты өлгергән киви суыткычта да 1-2 атна гына сакланачак.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...