Май аенда безнең өстәлләрдә иң элек редиска, ягъни төче торма күренә башлый. Беренче карашка гына гади тоела ул! Аның никадәр файдалы икәнен беләсез микән?
* Редис С витамины чыганагы булуы белән билгеле: 250 грамм редискада С витаминының тәүлеклек нормасы бар. С витамины исә иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын җайга сала. Яфракларныда да витаминнар җитәрлек. Редис яфракларын салатларга кушарга мөмкин.
* Баш авыртуны баса. Маңгайны, чигәләрне яңа чыгарылган редис согы белән ышкыгыз, баш авыртуы кимиячәк.
* Йөрәк, кан тамырларын ныгыта. Редиска канны сыеклый, кан тамырлары стенасын ныгыта, клетчатка күп булу исә кандагы холестеринны киметә. Редиска составындагы антоцианнар йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге өчен мөһим. Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегендә проблемалар булганнарга рационда редискалы салатлар булса яхшы.
* Кан басымын төшерә. Редиска калийга, натрийга, кальцийга, тимергә, С, Е, РР витаминнарына бай.
* Бавыр өчен файдалы. Редисның өтеп ала торган тәме бавыр өчен файдалы булу күрсәткече. Ул организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта.
* Ютәлне йомшарта. Редис согы астма, бронхит белән авыручыларга тәкъдим ителә.
* Ябыгырга булыша. Редиска ашап, берничек тә тазармыйсың. 100 грамм тамыразыкта нибары 14 килокалорий. Артык килограммнары булганнар өчен редиска салаты менә дигән!
* Тирене дымландыра һәм туендыра. Фосфор, цинк һәм витаминнар тән тиресе өчен файдалы. Редиска согы тирене дымландыра, ә редисны кырып ясалган битлек битне чистарта, тукландыра.
Comments: