Чыршы, чыршы без сине...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чыршы, чыршы без сине...

Чыршы, чыршы без сине...

...сагынып көттек ел буе, дип Яңа елда җырларбыз. Әлегә урамда – алтын көз! Агачлар сарылы-кызыллы күлмәкләрен киде, ә чыршы һәм наратлар, читтән көнләшеп кенә күзәтеп торгандай, яшел килеш кала бирә.

Ә сез чыршының ни өчен һәрвакыт яшел икәнен беләсезме соң? Башка агачлардан аермалы буларак, чыршыны яфраклар урынына энәләр бизәп тора. Энәләр дә саргая һәм берәм-берәм генә коела икән. Яфраклар шикелле берьюлы түгел, ә акрынлап, сизелми генә, өч-дүрт ел эчендә чыршы барлык энәләрен алыштыра. Ләкин чыршыда энәләр бик күп, башка бер генә агачта да ул кадәр яфрак юк.

Ылыслар дымны күп бүлеп чыгармый, шунлыктан кышкы салкыннарга да түзә. Өстәвенә, яуган карны тотып тора алуы ботакларының ныклыгын дәлилли. Бу агач та ашка үсемлекләр кебек үк үк йоклый икән, әмма кышын түгел, ә вакыт-вакыт кына.

Яңа ел бәйрәмнәрендә чыршы безнең өйләрне бизәсә, урманны ул үзенең ел дәвапмында яшел торуы белән тагын да могҗизалы итә.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...