ШАЯН фактлар!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

ШАЯН фактлар!

ШАЯН фактлар!

Дөньяның үзенчәлекле хайваннары - дөяләр табигатьнең кырыс һәм сусыз шартларында да яшәргә җайлашкан. Алар яшәгән урыннарда башка хайваннарның күпчелеге берничә көннән дә озаграк яши алмый, чөнки шартлар юк. Дөяләр үзләренең чыдамлыгы аркасында, озак вакытлар буена күп кенә халыкларда байлык билгесе булып саналган. Бүгенге көндә дә Җирнең күп кенә почмакларында алар үзләренең әһәмиятләрен югалтмыйлар.

* Дөянең авырлыгы 500-800 килограммга кадәр җитәргә мөмкин.

* Дөянең калын мехы аны кояш кызуыннан да, төнге салкыннан да саклый.

* Аларның күрү сәләте бик үткен, шуңа күрә алар чүлдә кояшлы көндә дә бер километр ераклыкта булган кечкенә генә хәрәкәтне дә сизәргә мөмкин.

* Бу хайваннар 50-60 чакрым ераклыктагы сулыкны да ялгышмыйча таба алалар.

* Дөянең ике кат булып урнашкан керфекләре күзләренә ком кермәсен өчен уңайлы. Әгәр анда ком барыбер үтеп керә икән, күзләре яшьләнә һәм ул ком яшь белән юылып чыга.

0.jpg

* Дөяләр тирләми һәм шуның аркасында парга әйләнә торган сыеклык бермә-бер кими. Хәтта сулаганда бүленеп чыккан дым да борынның аерым катламнарына җыелып, организмга кире кайта.

* Бик озак сусыз торган дөя 20 минут эчендә бертуктаусыз 57 литр су эчеп бетерергә сәләтле икән. Аның организмы да суны үзендә саклау өчен җайлашкан. Ашказанында су өчен булган 800 дән артык кечкенә «кесәләр» бар. Шуларга тупланган су һәм өркәчләрдәге май хисабына дөя ике атна сусыз һәм бер ай чамасы ризыксыз яшәргә мөмкин.

* Дөянең өркәченең табигать билгеләгән вазифасы башка: алар аркасын кояш кызуыннан саклый һәм күләгә төшерү өчен хезмәт итә.

* Машиналар комда батып калса, дөя аяклары нәкъ менә комнан һәм ташлардан йөрү өчен җайлашкан. Чөнки аларда тояк урынына ике сөял генә. Шул сөял очлы, үткен ташларга да, эссе комга да бик чыдам.

* Дөянең калын иреннәре чәнечкеле үләннәрне дә тыныч кына ашарга мөмкинлек бирә.

* Күпме генә тырышсаң да, бераз ял итәргә дип яткан дөяне аякка бастырып булмаячак.

* Дөя сөте сыерныкына караганда туклыклырак.

* Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «дөя» сүзе «матурлык» дигәнне аңлата.

* Кайбер Африка илләрендә дөяләр изге хайван булып санала.

* Бу хайваннар үзләренә кирәкле дымның күп өлешен үсемлекләрдән алалар.

* Дөяләр, сулыклар булмаган урыннарда яшәүләренә карамастан, искиткеч йөзәләр.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...