«ШАЯН ТВ» каналы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» каналы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты!

«ШАЯН ТВ» каналы Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты!

15 февраль көнне патриот шагыйрь, Советлар Союзы Каһарманы, Ленин премиясе лауреаты, данлыклы татар шагыйре Муса Җәлилгә 117 ел тууы уңаеннан, аның һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды.

«1 нче Май» мәйданындагы һәйкәл янына Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең быелгы вәкилләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре, Республика Мәдәният министрлыгы, Татарстан Милли музей хезмәткәрләре, укытучылар, яшьләр оешмалары, студентлар җыелды. Бергәләп чәчәкләр салгач, бөек шагыйрьнең истәлегенә багышланган чарада шигырьләр укылды, рәхмәт сүзләре яңгырады.

Быел дәрәҗәле Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреатлары исемлегендә тәүлек әйләнәсе татар телендә эшләүче «ШАЯН ТВ» беренче балалар каналы да бар. Әлеге премия Татарстанның интеллектуаль һәм рухи мирасын үстерү максатында, сәләтле яшьләрнең әдәбият, сәнгать, фән, мәгариф, эшмәкәрлек өлкәсендәге уңышларын бәяләү өчен бирелә. Каналның алып баручылары белән бергә «ШАЯН ТВ»ның зур, тату гаиләсе дә әлеге истәлекле вакыйгада катнашты, герой-шагыйрьне бергәләп искә алды.


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...