Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

ЧҮЛДӘ КӨН ДӘ ЯҢГЫР ЯВА

Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең чүлдә төзелгән Дубай шәһәрендә ел әйләнәсе яңгыр ява торган урам ясаганнар. 1 чакрымга сузылган урамда климат-контроль ярдәмендә һәрчак +27 градус җылы температура, 60 % дымлылык саклана, җилнең тизлеге сәгатенә 5 км. Киләчәктә “Яңгыр урамы”нда кар да яудырырга планлаштырыла.

 00.png

ИҢ ЗУР БУРГЕР

Анапада Россиянең иң зур бургерын әзерләгәннәр. 759 кг лы бургерның биеклеге – 77 см, диаметры 154 см булган. Пешекчеләр ике кәтлитне грильдә кыздырган, гигант кабартма пешергән. Анапа бургеры Россиянең рекордлар китабына кертелгән. Илнең иң зур бургеры белән тамашага килүчеләр сыйланган.

99.png 

КӨЙМӘДӘ ОКЕАН КИЧКӘН

Ауримас Валуявичюс ялгызы ишкәкле көймәдә атлантик океанны кичкән. Ул 26 декабрьдә Испания яр буеннан – унынчы, үз гомерендәге иң зур диңгез сәяхәтенә кузгалган. Аның максаты – 110 көндә Атлантик океанны кичеп, рекорд кую иде. Ул 120 көндә финишка, Төньяк Америкага килеп җиткән, рекорд куярга көчле штормнар комачаулаган. Шулай итеп Валуявичюс әлеге маршрутны узган беренче литвалы, дөньяда өченче кеше.

 88.png

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...