Дөнья буйлап...

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Дөнья буйлап...

Дөнья буйлап...

-30 ГРАДУСЛЫ ҖӘЙ

Антарктидада хәзер җәй, уртача температура -30 градус. Кышын ике тапкыр суыграк була икән.

0.png

МЕКСИКАДА ПОЧТА ПОСЫЛКАСЫНДА ТЕРЕ ЮЛБАРЫС ТАПКАННАР

Күптән түгел мексиканың таможня инспекторлары, почта посылкаларын тикшергәндә, гадәти булмаган табышка шаккатканнар. Хикмәт шунда ки, тартмаларның берсендә алар тере юлбарыс баласын тапканнар.

Бу хәлне тикшерүче эт очраклы рәвештә генә күреп ала. Посылка эчендә тере җан иясен күреп, овчарка көйсезләнә башлый һәм таможнячыларны аны ачарга мәҗбүр итә.

Тартма эчендә кечкенә генә юлбарыс баласының ятуын күреп, аптырашта калалар. Җәнлеккә, почта аша җибәрер алдыннан, бик күп күләмдә тынычландыра торган препаратлар биргәннәр. Ул бөтенләй зәгыйфь булган һәм һава җитмәүдән интеккән.

Почта хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, посылка көнбатыш штат Халискодан Керетаро үзәк штатына таба килгән.

 00.png

ОКЕАН АСТЫНДА НЕМО БАКЧАСЫ

Италиянең яр буенда су астында бакча ясадылар. Аны Жюль Вернның фантастик романындагы герой хөрмәтенә “Немо бакчасы” дип атадылар.

Су асты теплицасы 11 метрлы океан төбендә. Сфераларга 2 кубометр һава керә. Су асты теплицасы зур автомат режимда эшли, су сибәсе юк, конденсат барлыкка килеп, диңгез суын төчеләндерә, үсемлекләр үзләре дә үсә ала. Бу технологияне киләчәктә коры климатлы яр буе илләрендә кулланырга уйлыйлар.

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...