«Балалар китабы серләре»

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Балалар китабы серләре»

«Балалар китабы серләре»

2021 елның 2 нче апрелендә Татар Китабы йортында Халыкара балалар китабы көне уңаеннан «Балалар китабы серләре» дип исемләнгән чаралар циклы кысаларарында Беренче татар балалар телеканалы презентациясе үтте.

Халыкара балалар китабы көне Һанс Христиан Андерсенның туган көнендә – 2 нче апрель көнне билгеләнә. 1967 елдан бирле Балалар китабы буенча халыкара оешмасы тарафыннан уздырылып килә. Быел бәйрәм уңаеннан Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры (Татар китабы йорты) берничә аерым чарадан торган цикл тәкъдим итте. Ике көн дәвамында Татар китабы йорты бинасында танылган шәхесләр белән очрашулар, кызыклы уеннар һәм лекторийлар үткәрелде! Беренче татар балалар телеканалы да тамашачыларга үз программасын тәкъдим итте. Кунакларны китап сөюче героебыз ШАЯН каршы алды.

 

 


Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...