Тәмле ашау көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Тәмле ашау көне!

Тәмле ашау көне!

16 июль - тәмле ризыклар, тәмле ашау көне! Бу - рәсми булмаган, әмма бик күңелле бәйрәм! Чыннан да, тәмле ризыктан берәү дә баш тартмый, чөнки тәмле сыйны һәркем ярата. Ләкин озак яшәү һәм сәламәт булу өчен, дөрес һәм файдалы тукланырга кирәк. Ризыктан ләззәт алган очракта гына, кеше тормышыннан канәгать була икән! Ә яхшы кәеф сәламәтлек өчен бик мөһим!

Әлеге көн безнең илдә артык әһәмияткә ия булмаса да, Швейцариядә исә 16 июльдә масштаблы ашау фестивале үткәрелә. Анда дөньяның барлык илләреннән данлыклы пешекчеләр җыела. Алар иң нәзберек кешеләрнең дә таләпләренә туры килә торган ризыклар әзерлиләр. Шулай ук үзләре генә уйлап тапкан махсус ашамлыклар белән дә кунакларның күңелен күрәләр икән!

Тәмле, файдалы ризыклар белән тукланыйк! Сәламәт булыйк!

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...