Велосипед көне!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Велосипед көне!

Велосипед көне!

Ә сез велосипедта йөрергә яратасызмы?

Бүген – Бөтендөнья Велосипед көне! Латинчадан тәрҗемә иткәндә «вело» - тиз, «педи» - аяклар дигәнне аңлата. Велосипедны төгәл кем уйлап тапканы әлегәчә билгесез булып кала бирә. Әмма аны беренче тапкыр үзенең сызымнарында Леонардо да Винчи күрсәткән дигән фаразлар да бар.

Велосипедта йөрү күңелле генә түгел, ул әле сәламәтлек өчен дә бик файдалы. Иммунитетны, башны ныгыта, стрессны киметә, күзләргә әйбәт күнегү санала.

Җәй айлары - бу спорт төре өчен менә дигән мөмкинлек. Көненә ярты сәгать тирәсе булса да, велосипедта йөреп алсагыз, кәефегез күтәрелер, сәламәтлегегезгә файдасы күп булыр!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...