4 June 2022
Кичә Түбән Кама шәһәрендә "Түбән Кама укый" фестиваленең бүләкләү тантанасы узды. Балаларга зур бәйрәм оештырылды. Язучылар белән очрашулар, төрле остаханәләр, уен һәм концерт программалары, әдәби викториналар һәм китап күргәзмәләре үткәрелде. Шулай ук иң күп китап укучыларны бүләкләделәр.
Әлеге чарадан "ШАЯН ТВ" да читтә калмады. Биредә "ШАЯН ТВ" каналының махсус мәйданчыгы да бар иде. Алар балалар белән уйнады, көлде, бүләкләр таратты! Курчагыбыз Шаян да нәниләрнең күңелен күрде, алар белән фотога төште. Бик кызык булды!
Comments: