25 April 2022
25 апрель - Халыкара кызлар көне. Әлеге бәйрәм кызларга күбрәк игътибар белдерү өчен менә дигән сәбәп булып тора!
Кызлар көне - мәхәббәт, җылылык һәм кайгырту бәйрәме. Бу көнне әти-әниләр кызларына булган мәхәббәтне тагын бер кат күрсәтә ала.
Юкка гына кызлы ана - бәхетле ана димиләр. Чөнки кызлар әниләренең гомер буена таянычы, ярдәмчесе булып тора.
Әлеге бәйрәм гаилә бәйрәмнәренең берсе булырга һәм гаилә әгъзаларының бер-берсенә карата мәхәббәтен ныгытырга тиеш.
Барлык кызларны да бәйрәм белән!
Comments: