«Бруно. Бананлы маҗара» кабат эфирда!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«Бруно. Бананлы маҗара» кабат эфирда!

«Бруно. Бананлы маҗара» кабат эфирда!

Бруно - дөньядагы иң күңелле һәм вакытны актив рәвештә үткәрергә ярата торган кечкенә генә шаян маймыл. Көн саен Бруно дуслары белән мавыктыргыч маҗараларга һәм искитмәле ачышларга юл ала. Ул җылы якларга йөри, цирк тамашаларында катнаша, үзен рәссам сыйфатында да сыный. Кыскасы, Бруно янында беркайчан да күңелсез түгел!

«Бруно. Бананлы маҗара» мультсериалы бүгеннән «ШАЯН ТВ» каналында кабат эфирга чыга! Җиңел уен формасындагы мультсериал сезне саннар, чәчәкләр, геометрик формалар һәм үлчәмнәр белән таныштырыр!

Дүшәмбедән алып, җомгага кадәр 14:15 22:15 сәгатьләрдә телевизор экраннары каршына җыелыгыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...