26 August 2020
Бүген Актаныш районы Әнәк авылында зур тарихи вакыйга булды. Беренче Президентыбыз, Дәүләт киңәшчесе, Россия федерациясе Хезмәт Герое
Минтимер Шәрип улы Шәймиевның туган авылында аның бюстының ачылыш тантанасы узды. Чарада "ШАЯН ТВ" каналының төп алып баручысы Шаян - Эльдар Гыйниятов Минтимер абыйның кечкенә чагын - Миңкәйне уйнады. "ШАЯН" алып баручыбыз Аяз Минтимер Шәрип улының балачак дусты ролен башкарды. Хөрмәтле Президентыбыз барыбыз өчен дә үрнәк шәхес!Бүген шулай ук аның эшчәнлегенә багышланган “Бабайда кунакта” паркы да кунакларны кабул итте. Ишегалдында ачык сары төстәге кое, сарай, бизәкләп эшләнгән зәңгәр койма, чәчәкләр бар. Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор - Фәнил Вәлиуллин.

Comments: