«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

«ШАЯН ТВ»дан файдалы киңәшләр!

Кеше организмына кирәкле витаминнар азык-төлек аша керә. Ә кышын һәм язын, яшелчә һәм җиләк-җимешне азрак ашагач, витаминнар балансы бозыла, нәтиҗәдә кеше үзен начар хис итә башлый. Без бу чорда еш кына хәлсезлек, томау төшү, тамак авырту, баш әйләнү кебек нәрсәләрдән интегәбез.

Авитаминоз - витаминнар җитмәү белән бәйле барлыкка килә. Ул күзәтелгәндә, тән тиресе корый, иреннәр ярыла, тырнаклар сына һәм ак таплар барлыкка килә, кеше үзен хәлсез хис итә, тиз арый, ачулы йөри, кәефе булмый. Кышны чыкканда организмда тупланып килгән витамин кытлыгы үзен әнә шулай сиздерә. Моннан ничек арынырга?

00.jpg

* Авитаминоздан табигый чаралар белән котылып була. Көндәлек меню витаминнарга, минералларга, аминокислоталарга, клетчаткага бай булырга тиеш. Күбрәк яшелчә-җимеш, чикләвекләр ашарга табиблар юкка гына кушмый.

* А витамины запасын тулыландырырга кишер, абрикос, балык мае булыша.

* Ит, майлы балык, бавыр, карабодай ярмасы, кузаклылар В витаминына бай.

* Цитруслылар, кара карлыган, гөлҗимеш, кивида С витамины күп.

* D витамины диңгез ризыкларында, солы ярмасында, атланмайда, эремчектә шактый. Моннан тыш, кеше организмы кояш нурлары тәэсирендә D витамины эшләп чыгарырга сәләтле. Аеруча иртәнге һәм кичке кояш файдалы.

* Витаминнарга иң бай ризык булып чикләвек һәм йомырка санала.

* Авитаминоздан котылуның иң үтемле юлы - витаминлы комплекс кабул итү. Аларның кайсын эчәсен табиб белән киңәшеп хәл итәргә кирәк. Витаминнарны иртәнге аштан соң кабул итү әйбәт һәм кирәгеннән артык кулланмау хәерле. Чөнки организмда алар күбәйсә, бу гипервитаминозга китерә.

 

 

 

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...