«ШАЯН ТВ» дуслар белән күрешә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» дуслар белән күрешә!

«ШАЯН ТВ» дуслар белән күрешә!

«ШАЯН ТВ» каналы дуслары белән җанлы очрашуларын башлап җибәрде. 15 октябрь көнне республикабыз мәктәпләренә сәяхәтне башладык.

Тукай язганча, нәкъ Казан артына юл тоттык бүген. Арчаның 6 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1-5 сыйныф укучыларын, укытучыларны каналыбыз эшчәнлеге белән якыннан таныштырдык. Иң куанычлысы: укучылар безнең каналны яратып карый икән. Очрашу барышында оештырылган викторинага да бик тиз һәм дөрес җавап бирделәр. Төп героебыз Шаян да укучылар белән аралашты, истәлеккә һәркайсы белән фотога төште. Дуслары күп булуга ул шундый шат! Ә сезнең Шаян белән якыннан танышасыгыз киләме? Безнең мультфильмнар, тапшырулар турында күбрәк белергә телисезме? Языгыз, шалтыратыгыз, кунакка чакырыгыз! Без бик теләп киләбез!

THB_2619.JPGphoto_2019-10-15_12-42-15.jpgTHB_2664.JPG

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...