«ШАЯН ТВ» десанты «Алтын каләм»дә!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

«ШАЯН ТВ» десанты «Алтын каләм»дә!

«ШАЯН ТВ» десанты «Алтын каләм»дә!

     Бүген «Идел» яшьләр үзәге базасында 25нче тапкыр уза торган «Алтын каләм» фестиваленең ачылу тантанасы булды. Фестиваль 11-15 август көннәрендә дәвам итәчәк.
  

   КФУның журналистика бүлегендә түләүсез уку мөмкинлегенә ия булу өчен, фестивальгә килгән 200 гариза арасыннан жюри сайлап алган 120 яшь журналист көч сынашачак. Быел фестивальдә татар матбугаты, рус матбугаты, телевидение, фотожурналистика, дизайн һәм версткалау, радиожурналистика юнәлешләре белән беррәттән, ике яңа юнәлеш SMM һәм видеоблоинг та булачак.
    «Фестивальнең 25 ел дәвамында үсүе аның балаларга һәм яшьләргә, массакүләм чараларына кирәк булуын әйтә. Монда катнашучылар бөтен дөнья буенча эшли. Әгәр дә теләгегез, сәләтегез бар икән, сезгә ярдәм итә алырлык журналистларыбыз бар», — диде Дәүләт Думасының физик культура, спорт һәм яшьләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев.
     «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бу фестивальдә беренче тапкыр катнашуын әйтте. Яшь журналистларга уңышлар теләп, «Иҗтимагый тормыш, мохит, аралашу ысуллары үзгәреп тора. «ВКонтакте» социаль челтәренә ияләшкән идек. 2-3 ел элек «Инстаграм»га күчтек. Хәзер «Тикток» беренче урында. Сез, яңа проектлар тудырып, үзгәрә аласыз. Хәтта журналист һөнәрен сайламасагыз да, биредә алган күнекмәләр сезгә файдалы булачак», — диде.
      Фестивальнең ачылышында «ШАЯН ТВ» каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова да катнашты. Төп героебыз Шаян да яшь журналистларга уңышлар теләде. Фестивальдә катнашучылар арасында «ШАЯН»лылар да булу аеруча куанычлы. Без яшь хезмәттәшләребезгә зур уңышлар, җиңүләр, оста телле һәм үткен каләмле булуларын телибез!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...