27 July 2021
Бүген «Алтын каләм» балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугатының XXVI Республика фестивале төгәлләнде. Биш көнлек белем алу, тәҗрибә туплау һәм уртаклашу, яңа танышлар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр чорына нәтиҗә ясар вакыт җитте.
Шушы 5 көн эчендә катнашучылар медиа өлкәсендә зур уңыш казанган шәхесләр белән очрашты, тәҗрибә алды, алар белән бергә эшләде. Үзләре газета чыгарырга, тапшыру әзерләргә, шәхси блог алып барырга өйрәнде. «ШАЯН ТВ» каналы белән дә танышты яшьләр. Алар өчен Дубляж студиясе җитәкчесе Роза Әдиятуллина чыгыш ясады.
Фестивальнең барлык җиңүчеләрен һәм катнашучыларын котлыйбыз! Алар арасында «ШАЯН ТВ» каналы алып баручылары булу тагын да куанычлы.
Comments: