Чемпионатка – бушлай билет!

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

Чемпионатка – бушлай билет!

Чемпионатка – бушлай билет!

Бүгеннән Казан “Оста куллар” чемпионаты рухы белән яши башлаячак. Әгәр сез дә төрле илләрдән җыелган абый-апаларның нинди сәләтләргә ия икәнен, ничек итеп торт пешергәннәрен яки кирпеч салганнарын күрергә теләсәгез, һичшиксез, әти-әниегезне “Казан Экспо”га барырга күндерегез. Чемпионат кысаларындагы ярышларны бушлай карау мөмкинлеге бар икәнен алар бәлки белмидер дә әле.

Бушлай билет алу өчен, әллә нинди авыр юллар аша узасы юк. WorldSkills 2019 чемпионаты сайтына https://worldskills2019.com/ru/ кереп, теркәлү узарга һәм теләгән көнгә билет алырга кирәк. «Бушка алынган билет белән чарага керү буенча чикләүләр юк. Бары тик күргәзмә үзәгенә килгәндә, анкетада ничә кеше булачагын искәртергә онытмагыз. Чемпионатка 12 яшькә кадәр балалар әти-әнисе белән генә керә ала, аларга аерым билет һәм теркәлү кирәкми», – дип хәбәр ителә чемпионат сайтында. Иң мөһиме, электрон билетны кәгазьгә бастырырга онытмагыз, чөнки телефон аша штрих-код укылмаска мөмкин.

Озын җәйге ялларның соңгы көннәре дөньякүләм чемпионатка туры килде. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырырга ярамый, дуслар! Кем белә, бәлки нәкъ менә сез дә, чемпионат барышында күргәннәрегезгә нәтиҗә ясап, киләчәктә дөрес һәм үзегезгә ошаган һөнәрне сайлый алырсыз!

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...