What will summer be like?

scroller
confetti-1
confetti-2
popcorn
clipboard
rocket
like

What will summer be like?

What will summer be like?
Табигать яратучы дусларыбыз өчен, гыйнвар аена бәйле сынамышларны җыйдык. Әйдәгез, бергәләп күзәтик әле. Онытмас өчен, язып куйсагыз да була. Җәй көне тикшереп карарбыз! 
6 гыйнвар көнне күктәге Айны күзәтегез. Ул күренер-күренмәс булса, кыш карлы һәм суык булыр.

14 гыйнвар - Искечә Яңа ел көнне томан төшсә, җәй җылы килеп, уңыш уңар.

15 гыйнвар төнендә төшкән томан исә, көчле суыклар хакында искәртә.

16 гыйнвар көнне җылы һәм аяз булса, яз иртә килер, ә көн суык булса, озын һәм суык кыш көтегез.

17 гыйнварда көн суык һәм аяз икән, февраль дә салкын булыр.

18 гыйнвар төнендә күктә йолдызлар күп булса, көчле салкыннар көтәргә кирәк.

20 гыйнварда көн кояшлы, әмма җилле икән, җәй җылы һәм яңгырлы булыр.

22 гыйнварда көн кояшлы булса, җәй озын булыр, ел уңышлы килер.

23 гыйнварда җил көньяктан иссә, җәй озын, әмма салкын булачак. 

24 гыйнварда каурыйсыман болытлар - иртә җәй билгесе.

25 гыйнвар төнендә томан төшеп, айны каплый икән, августта көз җитәр.

26 гыйнвар көнне кояшлы икән, алдагы өч көн дә шундый булыр.

27 гыйнварда йолдызлар күп булса, буран булыр, сирәк икән, аяз, салкын һава торышы көтегез.

29 гыйнварда карлы, җылы көн  эссе җәй вәгъдә итә. Балыкчылар өчен дә бу көн яхшы билге: балык яхшы кабачак. 

31 гыйнвар - айның соңгы көне салкын булса, кышның соңгы ае да шундый булыр.

Comments:

To leave a comment, you need to log in.

Log in
Loading comments ...